news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Иранның Гөлстан провинциясе башлыгы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Гөлстан провинциясе губернаторы Али Мөхәммәд Занган әфәнде белән очрашты. Казан Кремлендә узган чарада яклар Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү, шул исәптән провинция белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Иранның бай тарихи, икътисади һәм мәдәни элемтәләре бар. Моннан тыш, аларны дин дә берләштерә. Ике якка да даими сәфәрләр оештырыла, бу ике республика арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Моңа Иранның Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлеге һәм сәүдә хезмәттәшлеге турындагы меморандум да ярдәм итә.

Татарстан Президенты төрле елларда республиканың КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы кебек зур компанияләре Иран белән хезмәттәшлек итүен искәртте. Пандемиягә кадәр Казан һәм Тәһранны туры авиаэлемтә дә бәйләде.

Агымдагы шартларда кооперация өчен яңа форма һәм механизмнар табарга кирәк, диде ул.

«Гөлстан провинциясе бездә зур кызыксыну уята. Бүгенге очрашу безнең элемтәләргә яхшы этәргеч бирер дип ышанам. Барыннан да элек, агросәнәгать тармагы, нефть химиясе, машина төзелеше, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге элемтәләрне үстерү, продукция белән тәэмин итүне киңәйтү хакында сүз бара. Транспорт логистикасы мәсьәләләре бик тә мөһим. Идел елгасы һәм Каспий диңгезе аша сез географик яктан уңайлы позициядә урнашкан. Әлеге барлык мөмкинлекләрне дә игътибар белән өйрәнергә кирәк дип уйлыйм», - диде Татарстан Президенты.

Али Мөхәммәд Занган, үз чиратында, сәфәрне югары дәрәҗәдә оештырган өчен әңгәмәдәшенә рәхмәт белдерде. Аның фаразлавынча, Татарстан һәм Гөлстанның хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалары бар. Өстәвенә, аларны ике илнең Президентлары да (Владимир Путин һәм Ибраһим Раиси) хуплый.

Ул Рөстәм Миңнехановның төбәкләргә транспорт коридорларын үстерергә кирәк дигән фикере белән килеште һәм Гөлстан провинциясенең Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итүгә карата кызыксыну белдерүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100