news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Иранда протестлар вакытында кешеләр үлү сәбәпле кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Иранда протестлар вакытында кешеләр үлү сәбәпле кайгы уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Иран Президенты Масуд Пезешкианга массакүләм протестларда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары адресына кайгы уртаклашу сүзләре белән хат юллады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кызганычка, тыныч халык арасында корбаннар бик күп, шуңа бәйле рәвештә илдә өч көнлек матәм игълан ителде», - дип өстәде Лилия Галимова.

«Татарстан Республикасы Иранда протест акцияләре вакытында кешеләрнең фаҗигале үлеме турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул итте. Һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннары, шулай ук бу авыр чорда зыян күрүчеләрнең барысының да кайгыларын уртаклашабыз», – дип белдергән ТР Рәисе.

«Илдәге вазгыять тиздән тотрыкланыр һәм аның территориясендә тынычлык һәм иминлек урнашыр дип ышанам», - дип билгеләде ул.

«Тотрыклылыкка һәм иминлеккә ирешү шарты буларак, диалог һәм үзара аңлашуның мөһимлеген аңлап, Иранда тынычлык урнашыр, ә барлык гражданнар үз иминлеген саклый алыр һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтыр дип ышанам», – ди Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot