news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Иран товарлары импортының киңәюен көтәбез»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәре кысаларында ислам республикасының беренче вице-президенты Мөхәммәд Мөхбәр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты Иран вице-президентына эш сәфәрләре кысаларында республика делегациясен кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без Иран белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Өч көн инде сезнең күркәм илегездә эшлибез. Көнчыгыш Әзәрбайҗан, Гөлстан провинцияләре безнең белән кызыксына. Тәһранда сәнәгать мәйданчыкларында булдык. Визитыбызны оештырган өчен бик зур рәхмәт. Моның безнең проектлар үсешенә яхшы этәргеч бирәчәгенә ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов, Иран вице-президентына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Иран Президентына хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.

«Президентыбыз [Сәйид Ибраһим] Рәиси Татарстанга килүен җылы сүзләр белән искә ала», – диде Мөхәммәд Мөхбәр.

Вице-президент мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итүче гомуми культурага һәм тарихка игътибар итте.

«Шуңа таянып, без сәүдә, сәнәгать, индустрия, башка өлкәләрдә җитди адымнар ясый алабыз һәм бергәләп алга бара алабыз», – диде ул.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре кысаларында уздырыла алган сөйләшүләр һәм очрашулар турында хәбәр итте.

«Сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар. Без сезгә КАМАЗ, вертолетлар, йөк пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе китерү белән кызыксынабыз. Һәм, әлбәттә, Иран товарлары импортының киңәюен көтәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан логистика үзәкләре катнашында «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы канлы эшләве мәсьәләсенә аерым тукталдылар.

«Бу киләчәктә йөкләрне су юлы белән Иранга, ә аннан башка илләргә китерү буенча яхшы мөмкинлек тудырачак», –  диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Иран вәкиленә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул әлеге төркем белән РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкчелек итә.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100