news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты символын кабул итте

2023 елда Татарстан җирү сөрү буенча X Россия чемпионатын кабул итәчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алтын көз 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә булачак вакыйганың символын кабул итеп алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

ТР Президентына чемпионат символын «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.

Искәртеп узабыз, Татарстан җир сөрү буенча Бөтенроссия чемпионатларында 2016 елдан бирле катнаша. 12-14 августта Ленинград өлкәсендә узган 2022 елгы ярышларның нәтиҗәләре буенча, 7нче урынны яулаган Татарстан вәкиле Ирек Галиев иң яхшылар унлыгына керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot