Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов йортларга һәм социаль объектларга җылылык бирүне озакка сузмаска кушты
Барлык социаль әһәмиятле объектларны һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылы җибәрү сезонына әзерләүне тиз арада төгәлләргә кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Җылылык бирү сезонын тизрәк башлау бурычы салкын көзге һава торышы башлануга бәйле, дип белдерде ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.
«Бүгенге көндә республикада 99,6 процент котельный, 99,7 процент социаль-мәдәни өлкә объектлары әзер. Ләкин әзер булмаган һәр котельный яки объект – зур социаль проблема. Шуңа күрә бездә һәркайда тулы әзерлек булырга тиеш. Күпфатирлы йортларның 97,3 проценты әзерлек паспортлары алган. Россия Энергетика министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән вакытлар бар. Бу бик мөһим эш», – дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул республиканың Төзелеш министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына, социаль блок министрлыклары җитәкчеләренә, салкынар килүгә үк, вакытында җылылык бирүне тәэмин итәргә кушты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. «Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, картлар йортларына, интернатларга», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз