news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Җиңү парадында: Ул куркыныч елларның сабаклары беркайчан онытылмасын

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби парадта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен билгеләп узды.

«Җиңүче буынның каһарманлыгы, тотрыклыгы, какшамас даны киләчәктә дә безнең өчен югары әхлакый ориентир булачак. Ул куркыныч елларның сабаклары беркайчан онытылмасын. Без илебез, халкыбыз белән тагын да ныграк горурланачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Татарстанда 14 мең 277 ветеран яшәвен әйтте. «Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Безнең изге бурыч - ветераннарны кайгырту, Җиңү традицияләрен саклау, тарихи чынбарлыкны буыннан-буынга тапшыру», - диде.

«Бүген дә Ватанның фидакарь сугышчылары ата-бабалары кебек үк нацизмга каршы көрәшә. Бөтен ил Баш Главнокомандующий, ил лидеры Владимир Путин тирәсендә берләште. Махсус хәрби операция барышында якташлар Ватанны һәм аның киләчәген саклау буенча изге бурычны үти. 1945 елдагы кебек үк дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнеке булачак! - диде Миңнеханов. Бу сүзләре алкышлар белән хупланды.

«Хөрмәтле ветераннар, ватандашлар, сезгә иминлек, исәнлек телим. Сугыш батырларына мәңгелек дан!» - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның чыгышыннан соң, Татарстан гимны яңгырады һәм Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды.

Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков мәйдан үзәгенә чыгып, гаскәрләрнең әзерлегенең тантаналы йөрешкә әзерлеге турында хисапны кабул итте.

Иң элек Казан Суворов хәрби училищесында, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, хәрби кафедра студентлары маршы булды. Аннары мәйдан буйлап хәрби техника узды. Алар арасында ИС-3, Т-34, ПТ-76 танклары, үзйөрешле СУ-100 артиллерия корылмасы, атаклы «Катюша»лар, «Колхозник Татарии» Т-34 танкы һәм башкалар.

Парад «Җиңү көне» җырына җыелма хор башкаруында театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100