Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов инновацион проектлар белән танышты
Россия үзен кирәкле продукция белән үзе тәэмин итәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» гавәми ачык җәмгыяте Директорлар советы утырышында хәбәр итте.
Гадәттәгечә, утырышта республика Президентына инновацион проектлар тәкъдим иттеләр. «Органик пероксидлар: синтез, медицинада һәм агрохимиядә куллану» темасына беренче доклад белән Россия фәннәр академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге Органик химия институты директоры урынбасары Александр Терентьев чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, мондый катнашмалар малярия, паразитар авырулар, шулай ук яман шеш белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирә. «Органик пероксидлар ирекле процессларның оксидлаштыручылары, конденсаторлары буларак киң кулланыла. Аларны чагыштырмача яңа куллану – пероксидлар нигезендәге дару чараларын эзләү. Матдәләр яман шешкә каршы активлык күрсәтә. Пероксидлар өлкәсендә бөтенләй яңа ачыш - агрохимик куллану өчен матдәләр эзләү», – диде ул.
Татарстан Президенты аның чыгышын тыңлаганнан соң, Татарстанның проектта катнашырга әзер булуын билгеләп үтте.
«Көнбатыш санкцияләренең йогынтысын ике өлешкә бүләргә була – турыдан-туры, әйтик, азык-төлек экспортын тыю һәм йогынтысы арадашчылар аша сизелә торган – илнең икътисадына һәм сәнәгать потенциалына тәэсир итә торганы. Россиягә азык-төлекне экспортлауны тыю 10 июльдә тулысынча гамәлгә керә. Шуннан соң без илгә химик продуктларның беркадәрен кертә алмыйбыз», – диде докладчы.
Аның чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов Россиягә санкцияләр йогынтысы сизелмәсен өчен кирәкле продукцияне җитештерергә кирәк, дип нәтиҗә ясады.
Соңгы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Ул «Нефть, газ, химия форумы – 2022 әзерләнү турында» доклад белән чыгыш ясады. Коробченко искәрткәнчә, форум республикада 31 августтан 3 сентябрьгә кадәр узачак.
«Барлык шартлар да булдырырга һәм барысын да эшләргә кирәк. Безнең барлык партнерлар да чакырылырга тиеш. Бу безнең илдәге иң яхшы форум булырга тиеш», – дип тәмамлады сүзен Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз