news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Инновацион инжиниринг үзәге» җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты һәм «Инновацион инжиниринг үзәге» КАБО җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу катнаш форматта, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм компанияләренең импортны алмаштыруны оештыру һәм кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иң мөһим бурычларның берсе - импортны икътисадый нигезләнгән алмаштыруны тәэмин итү, шулай ук Россия предприятиеләре эшчәнлегенә инновацион технологик чишелешләр кертү.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгый яктан алга киткән регион булуын искәртте. Нефть чыгару, нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше кебек тармаклар Татарстан икътисадында көчле позицияләр били. Эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Инновацион инжиниринг үзәге» АКБО белән Татарстан Республикасы компанияләренең перспектив юнәлешләре һәм хезмәттәшлек алгоритмы турында генераль директор Николай Колпаков сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100