Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Костанай өлкәсе акимы Архимед Мухамбетов белән очрашты.
Яклар Татарстан Республикасы белән Казахстан арасында товар әйләнеше, шулай ук хезмәттәшлекнең киләчәк перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Очрашу «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә узды.
Республикалар арасында узган елгы товар әйләнешенең бәясе 629,6 миллион АКШ долларына җиткән. Нигездә Казахстанга пластмасса, нефть, транспорт, каучук һәм башка товарлар экспортка чыгарыла. Татарстанга сөт продукциясе, бакыр, кара металл, электрон машиналар һәм җиһазлар китерелә.
Моннан тыш, КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы кебек башка зур сәнәгать предприятиеләре линиясе буенча хезмәттәшлек алып барыла.