news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Иннопром» төбәкләр хезмәттәшлеген ныгыта

Рөстәм Миңнеханов: «Иннопром» төбәкләр хезмәттәшлеген ныгыта

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә берничә эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта ул Макстагы үз каналында хәбәр итте.

Моннан тыш, ул Башкортстан, Свердловск, Чиләбе һәм Киров өлкәләре, Краснодар крае, шулай ук Россиянең башка төбәкләре экспозицияләре белән танышты. Татарстан стендында республиканың 40 ка якын компаниясе үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә Россия төбәкләренең күбесе һәм чит ил делегацияләре катнаша. Быел форум Индонезия белән тыгыз хезмәттәшлектә уза.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин күргәзмәне Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан коллегаларына тәкъдим итте.

«Мондый очрашулар регионнар һәм сәнәгать предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыта», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot