Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Иннополисны унъеллыгы белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополис 10 еллыгын бәйрәм итә. Бу вакыт дәвамында Иннополис алдынгы технологияләр, цифрлы чаралар һәм фәнни прогресс үзәгенә әйләнде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 7 меңнән артык кеше яши. Аларның өчтән бере диярлек – квалификацияле IT-белгечләр һәм галимнәр. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге уникаль технологик бергәлекнең бер өлеше булу өчен илнең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән.
«Бүген Иннополиста яшәүчеләрнең күбесе Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән! «Алабуга» махсус икътисади зонасында 342 компания эшли, университетта 32 илдән килгән студентлар белем ала, ә белгечлек буенча аны 1,5 мең кеше тәмамлаган», – дип билгеләде Миңнеханов.
Моннан тыш, Иннополиста яңа технопарклар, лицейлар һәм фәнни-мәгариф үзәкләр төзү дәвам итә.
«Иннополиска инновацияләрне җәлеп итү үзәге булып калырга, ә анда яшәүчеләргә яңа уңышларга ирешергә һәм илебезнең үсешен һәм технологик суверенитетын тәэмин итү өчен уңышлы эш алып баруларын телим. Алга, Иннополис!» - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз