news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Иннополис - IT-белгечләрне җәлеп итү үзәге ул

Рөстәм Миңнеханов: Иннополис - IT-белгечләрне җәлеп итү үзәге ул
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүгенге көндә «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясендә 342 компания эшли, аларның инвестицияләре 112 миллиард сумнан артып киткән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар утырышында шулай дип белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесе шул хакта яза.

«Иннополис - IT-белгечләрне җәлеп итү үзәге ул», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, махсус икътисади зона компанияләре төрле өлкәләрдә чит ил платформаларын алыштырырга сәләтле карарлар тәкъдим итә. Ул шулай ук Татарстанда, программа белән тәэмин итү системасыннан тыш, югары технологияле производство да үсештә булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Иннополисның Лаеш районында урнашкан тагын бер мәйданчыгын мисал итеп китерде. Анда ICL компаниясе компьютер җиһазлары һәм компонентлар җитештерү заводын ача.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе пилотсыз автомобильләр җитештерү эшен дәвам итүче КАМАЗны да билгеләп үтте.

«Сез өр-яңа һәм бик тә перспективалы «Атом» проекты белән таныштыгыз. Һәм, әлбәттә инде, мин безнең төп компания – «Татнефть» турында да әйтми кала алмыйм. Ул IТ-карарларны нефть чыгаруда да, аны эшкәртүдә дә актив куллана», - дип өстәде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100