news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» дата-үзәге эшенә старт бирде

Иннополиста Идел буенда иң зур Мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәгенең беренче чираты файдалануга тапшырылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Зур вакыйга. Федераль округтагы иң зур объект һәм технологик чишелешләрнең импортка бәйле булмыйча һәм иң алдынгы итеп эшләнүе мөһим», - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Росатом» дәүләт корпорациясе җитәкчелегенә дата-үзәкне төзү мәйданчыгы итеп Татарстанны сайланганы өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, «Росатом» генераль директоры Алексей Лихачев республика Хөкүмәтенә корпорациянең һәр проектын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстанда чираттагы проектны эшләтеп җибәрү зур горурлык һәм рәхәтлек китерә. Без Татарстанга килгәндә һәрвакыт сезнең кунакчыллыгыгызны тоябыз, шул ук вакытта монда проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге дә бар», - диде ул.

Лихачев искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан күп кенә юнәлешләрне үстерү йөкләнгән иде. Алар - программа аппаратлары комплексларын төзү, аларны гамәлгә кертү һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук Россия индустриясе өчен авыр индустриаль программа тәэмин ителешен эшләү.

«Без боларның барысын да сезнең белән бергә эшлиячәкбез. Булганы өчен тагын бер тапкыр рәхмәт, һәм булачагы өчен ике тапкыр рәхмәт», - дип йомгаклады Лихачев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100