news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, Россиянең чәчәк атуы

Рөстәм Миңнеханов: Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, Россиянең чәчәк атуы
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика халкын һәм кунакларны Казанда Изге Ана иконасы табылуның 444 еллыгы белән котлады. Бәйрәм уңаеннан алар икона табылган урында төзелгән Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә булды.

«Бүген бездә зур бәйрәм – Казанда Изге Ана иконасы табылган көн. Беларусь, Мәскәү өлкәсе, Россиянең башка төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан килгән кунакларны сәламләү – безнең өчен зур мәртәбә», - диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – халыклар арасында тынычлык һәм татулык, Россиянең чәчәк атуы. «Без катлаулы чорда яшибез, һәм безнең барыбызның берләшүе генә тиешле нәтиҗә бирәчәк. Җиңү безнең якта булачак. Без – бергә», - дип искәртте ТР Рәисе.

Шәймиев Казан Изге Ана иконасының табылуы Аллаһы Тәгаләнең бүләге булуын әйтте. Аның фикеренчә, «мондый әйберләр очраклы рәвештә генә барлыкка килми».

«Без Татарстан җирендә бәхетле гомер итәбез. Бу гасырлар буе дәвам итә һәм кешеләр моны тоя. Хәтта иң катлаулы чорларда да милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калабыз, бу – безнең уртак казаныш. Моның белән горурланырга һәм моны сакларга кирәк», - дип искәртте Дәүләт Киңәшчесе.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казан Изге Ана иконасы истәлегенә чиркәү торгызу турындагы карар (ул 2015 елда кабул ителде) өчен мактаулы кунакларга рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot