Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Иң мөһиме – безнең метро төзергә компетенцияләребез бар
Казан Россиянең мөстәкыйль рәвештә метро төзергә сәләтле аз санлы шәһәрләре рәтенә керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының яңа тоннелен казуга старт биргәндә белдерде.
«Иң мөһиме - безнең метро төзергә компетенцияләребез бар. Россиядә моны үзләре эшли ала торган берничә шәһәр генә санала. Без үз-үзебезне тәэмин итә алабыз. Безнең гаять зур байлыгыбыз - сез, моны эшләүче кешеләр», - диде Татарстан Рәисе.
Үз чиратында Казан мэры Илсур Метшин, Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, барлык шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде һәм бу вакыйганың миллионлы шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
«Сез - көчле республиканың көчле лидеры. Шуны да белеп торыгыз, сезнең артта без — нык егетләр тоннель үткәргеч машиналар белән басып торабыз», - дип өстәде «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз