news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов имтиханда 200 балл җыйган укучыларга: «Талантлы кешеләргә ихтыяҗ зур»

Рөстәм Миңнеханов имтиханда 200 балл җыйган укучыларга: «Талантлы кешеләргә ихтыяҗ зур»
Салават Камалетдинов фотосы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханыннан 200 балл җыйган укучылар белән очрашты. "Талантлы кешеләргә ихтыяҗ зур", - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә.

Очрашуда, имтиханда югары нәтиҗәләр күрсәткән 14 чыгарылыш укучысы, шулай ук, Раиф махсус укыту-тәрбия учреждениесенең чыгарылыш укучылары, училищены тәмамлап, Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан Данил Шаталов катнашты. 

"Талантлы кешеләргә ихтыяҗ зур, яртыгыз Санкт-Петербург, Мәскәү вузларында укырга җыена. Бер яктан, безнең вузлар сезне кызыксындыра алмавы кызганыч, икенче яктан, сез иң яхшы белем үзәкләрендә укырга лаеклы. Иң мөһиме - республикага кире кайтуыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. 

"Ата-аналарыгызга, укытучыларыгызга, остазларыгызга зур рәхмәтләребезне җиткерегез. Сезнең белән ничә ел янәшә булган кешеләр казанышы да ул. Моны гел истә тотарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул, шулай ук, Раиф училищесы патриотлар әзерләвенең әһәмиятен билгеләп узды. "Без хәрби бурыч үтәүчеләр белән горурланабыз. Бүген 5 Россия Герое бар, кызганыч, икесенә үлеменнән соң бирелде. Өчесе белән күптән түгел очраштым. Без республикада шундый каһарманнар булуы белән горурланабыз", - диде. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ел саен республика олимпиада призерлары, җиңүчеләре белән алдынгы булып баруын ассызыклады. "Ел саен Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә югары була. Бүгенге очрашуда ике предметтан 100 әр балл җыйган 14 укучы катнаша. Ата-аналар, укытучыларыгызның хезмәте юкка булмаган", - диде. 

Министр, шулай ук, Раиф училищесы укучылары алган тәрбия дә республика өчен үрнәк булып торуын билгеләп узды. "Әгәр кеше белемле, әмма тәрбиясе юк икән, ул куркыныч. Белем дә, тәрбия дә, кешелеклелек, ватанга мәхәббәт тә кирәк", - дип белдерде.

Рус теле, рус әдәбиятыннан 100 әр балл, инглиз теленнән 99 балл җыйган Эвелина Мөслимова 18 нче гимназия укытучыларына рәхмәтен җиткерде.

"Имтиханда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, иң мөһиме дөрес фәннәрне сайлау кирәк. Гуманитар фәннәрдә уңышка гомуми эрудиция һәм текстларга тирән анализ хисабына ирешеп була", - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100