news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов БДИда 100 балл җыйган укучылар белән очрашудан фотолар күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов БДИда 100 балл җыйган укучылар белән очрашудан фотолар күрсәтте
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында ике фәннән 200 балл җыйган, шулай ук олимпиадаларда җиңгән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашудан фотолар күрсәтте.

«Егетләр һәм кызлар белән горурланабыз! Аларның күбесе алтын медаль яулады һәм химия, информатика, әдәбият буенча дөньяда иң яхшылар дип табылды», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ул сәләтле һәм тырыш балалар тәрбияләгәннәре өчен аларның әти-әниләренә, шулай ук башкарган эшләре өчен укытучыларына рәхмәт белдерде.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин июль аенда Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иткәнчә, Татарстан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханында 196 укучы йөз баллык нәтиҗә күрсәткән: 180 кеше берәр фәннән 100 балл, сигез кеше икешәр предметтан 200 балл җыйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot