Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Илья Денисов белән гражданнарның иминлеген тәэмин итү хакында сөйләште
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Илья Денисов белән очрашты.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар Татарстан һәм РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы белән алдагы хезмәттәшлек, янгын-коткару бүлекчәләренең матди-техник базасын ныгыту (махсус техника сатып алу һәм капиталь ремонтлау, янгын сагы объектларын яңарту), шулай ук гражданнарның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү хакында фикер алышты.
Фикер алышуда РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов та катнашты. Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин аны әлеге вазифага билгеләү турындагы указны 6 ноябрьдә имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз