news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Илкүләм проектлар һәм үсеш советы утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Аны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Татарстан җитәкчесе вакыйгага видеоконференцэлемтә режимында кушылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел ахыры өчен традицион чара илкүләм максатларга ирешү нәтиҗәләренә һәм 2030 елга кадәр Илнең үсеш стратегиясенә багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot