news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов илче Капур белән Татарстан һәм Һиндстан хезмәттәшлеге турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов илче Капур белән Татарстан һәм Һиндстан хезмәттәшлеге турында сөйләште
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Паван Капур белән очрашты. Ул Казанга Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматы утырышында катнашу өчен килде. Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Алар Татарстан һәм Һиндстан хезмәттәшлеге турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елда товар әйләнеше 278 млн доллар тәшкил иткән, әмма аны үстерү өчен зур потенциал бар.

«Россия белән Һиндстан мөнәсәбәтләре дуслык һәм үзара хөрмәт традицияләренә таяна. Татарстан Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре үсешенә үз өлешен кертә», - диде Татарстан Рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм Һиндстанга эшлекле элемтәләрне активлаштырырга кирәк, мисал өчен, бизнес-делегация оештырып. Алар хезмәттәшлекнең ике төбәк өчен дә кызыклы юнәлешләрен билгели алыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100