Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты
Казанда Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган «Ике Кремль» мотофестивале узды. Катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде, ул «Урал» мотоциклында 1 Май мәйданыннан алып Игенчеләр сараена кадәр барды.
Биредә бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны фестивальнең махсус әзерләнгән мәйданчыгы көтә иде. Чарада бөтен илдән җыелган мотоциклчылар һәм безгә дус илләрдән килгән байкерлар катнашты.
Көндезге мотошоу-программа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Фестиваль кунаклары өчен бик күп активлыклар (җанлы музыка, сугыш чоры мотоцикллары күргәзмәсе, Бөек Ватан сугышы эпизодларын интерактив реконструкцияләү, шулай ук мотошоу һәм байкерлар арасында ярышлар) әзерләнде.
Фестиваль Мәскәүнең «Кызыл мәйдан» мотоклубы инициативасы белән үткәрелә. Клубта катнашучылар имин хәрәкәт итүне, юл хәрәкәтендә катнашучыларга ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтә, һөнәри белем алуга һәм мотоциклда йөрү күнекмәләрен даими рәвештә арттыруга басым ясый.
Искәртеп үтәбез, «Ике Кремль» мотофестивале Казан өчен шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә традицион вакыйгага әверелде. Ул инде җиденче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз