news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Ике баскычлы җирле үзидарә системасы саклану өчен рәхмәтлебез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике баскычлы җирле үзидарә системасы сакланып калуын авыл җирлекләре үсеше өчен мөһим адым дип атады. Бу хакта ул Татарстан парламентына еллык юлламасы белән чыгышында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов моның өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде. «Владимир Путинга ике баскычлы җирле үзидарә системасы сакланып калуы өчен рәхмәтебезне әйтәсебез килә», – диде.

Бүгенге утырышка хезмәт стажы 30 елдан арткан авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Татарстан Рәисе аларның басып күренүен сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot