Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле республикабыз кунаклары! Кадерле ватандашлар!
Сезне татар халкының 922 елдан күп гасырлык киләчәк үсеш юлын билгеләгән гаять әһәмиятле вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.
Борынгы бабаларыбызның бу карары халыкның рухи, хокукый һәм мәдәни традицияләренә бәрәкәтле җирлек бирде. Буыннар арасындагы хәзер дә дәвам итә торган, әхлакый-дини хәзинәләргә сакчыл мөнәсәбәттә чагылыш тапкан тарихи багланышлар милли тәңгәллегебезнең нигезен тәшкил итә.
Ислам дөньясы җитди сынаулар кичергән бүгенге көннәрдә, какшамас ышаныч белән гомум караш-фикерләребездән тайпылмыйча, өммәтнең бердәмлеген тагын да ныгытырга кирәк. Татарстан әлеге юнәлештә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уңышлы үзара эшчәнлек алып баруга күркәм үрнәк булып тора. Бу көннәрдә Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы йомгаклары моны ачык раслый.
Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көнен бәйрәм итү, башка шундый дини чаралар белән беррәттән, илебез Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елының иң күренекле вакыйгаларыннан берсе булыр, диннәр һәм милләтләр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны саклауга, үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Бәйрәм мөбарәк булсын! Сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек һәм муллык телим. Аллаһ Тәгалә һәркемгә киң рәхмәтен һәм мәрхәмәтен насыйп итсен!» – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз