news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан җитәкчелегенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан премьер-министры Нарендра Модига кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бүген, 12 июньдә, Гуджарат штатында Air India авиакомпаниясенең пассажир самолеты һәлакәткә очрады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бу фаҗигале хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттеләр. Ул һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашып, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде.

«Бу югалтуларның ачысын чын күңелдән уртаклашабыз һәм Һиндстан халкы белән бергә кайгырабыз», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot