news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һичшиксез, без «Киләчәк уеннары»н лаеклы уздырачакбыз

Рөстәм Миңнеханов: Һичшиксез, без «Киләчәк уеннары»н лаеклы уздырачакбыз
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанда «Киләчәк уеннары» югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Һичшиксез, кунакларыбызны лаеклы каршы алачакбыз һәм «Киләчәк уеннары»н лаеклы үткәрәчәкбез. Мин моның иң югары дәрәҗәдә булачагына тулысынча ышанам», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның халыкара һәм Россиякүләм чаралар уздыруда тәҗрибәсе зур. Моннан тыш, аларны үткәрү өчен инфраструктура булдырылган. «Россиядә беренче тапкыр узачак бу уникаль халыкара уеннар өчен Казанның сайлануы — ил җитәкчелегенең ышанычы һәм безнең өчен зур җаваплылык», — дип билгеләп үтте ул.

Бүген Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белән бергә «Киләчәк уеннары» чараларында файдаланылачак барлык объектларда булдык, дип өстәде Татарстан Рәисе.

«2 мең спортчыны, 100дән артык ил вәкиллеген кабул итү — зур җаваплылык. Кунакханәләрдә, аэропортларда — һәр җирдә җаваплылар бар. Бүген без моны бәяләдек. Әзерлек бар, ләкин кайбер урыннарда без хаталарга күрсәттек. 19 февральгә без тулысынча әзер булачакбыз», — дип нәтиҗә ясады ул.

  • «Киләчәк уеннары» — фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры. Ул физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерәчәк яңа форматтагы спорт-шоу.
  • 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда узачак «Киләчәк уеннары»ның беренче турнирында 21 инновацион дисциплинада 260тан артык команда һәм төрле илләрдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак (16 төп һәм 5 киңәйтелгән программада). Ярышлар биш төргә: спорт, тактика, стратегия, технологияләр һәм тизлек категориясенә бүленәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан җитәкчесе һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, Туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә, Теннис академиясе һәм «Казан Экспо» аккредитация үзәгендә булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100