news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һәркем Җәмигъ мәчете төзелешенә үз өлешен кертә ала

«Халкыбызның дине ныгысын Аллаһыга тапшырып, эшне башлап җибәрәбез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше башлану хөрмәтенә истәлек ташы кую тантанасында катнашты. «Теләгән һәркем шушы изге эшкә үз өлешен кертә ала», - дип мөрәҗәгать итте.

«Бу һәм башка мәчетләр җәмәгатьчелек акчасына төзелүе игътибарга лаек. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Акча җыю белән «Игелек» хәйрия фонды шөгыльләнәчәген әйтте. «Бөтен дөньядан ватандашларга, мөселман өммәтенә, битараф булмаган гражданнарны Җәмигъ мәчете төзелешендә актив катнашуларын өндим», - дип белдерде.

«Бүген мөһим вакыйгада – башкалабызда Җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы кую тантанасында катнашабыз. Тарихыбызда мәчет төзелеше татар халкы тормышында борылыш вакытларын гәүдәләндергән берничә мисал бар», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«1767 елда Екатерина II, татарлар аны Әби-патша дип әйтәләр, Казанда таш мәчет төзелешенә рөхсәт бирә. Хәзер ул борынгы мәчет күренекле татар әһеле Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә», - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Ул 1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешенә старт бирелгәнен искәртте. Хәзер ул Казанда күренекле объектларның берсе.

«Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс бара. Якын арада аларны карыйбыз. Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле милли культурабызны чагылдырырга, бөек һәм танылган булырга тиеш. Халкыбызның дине ныгысын Аллаһыга тапшырып, эшне башлап җибәрәбез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100