news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Һәр муниципалитетның үзенең милли йөзе булырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Һәр муниципалитетның үзенең милли йөзе булырга тиеш
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Безнең милли йөзебез, тарихи һөнәрләребез һәм мәдәни мирасыбыз — ул безнең горурлыгыбыз, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнендә Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашуда.

«Безнең милли йөзебез, тарихи һөнәрләребез һәм мәдәни мирасыбыз — ул безнең горурлыгыбыз. Без ни өчен Һөнәрчелек үзәген төзедек? Чөнки без моның белән шөгыльләнмәсәк, бер-ике буыннан соң барысын да югалтырга мөмкинбез», — диде Миңнеханов очрашуда.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Моннан тыш, Миңнеханов уникаль милли йөзне саклау Татарстан шәһәрләре өчен генә түгел, ә республиканың һәр муниципалитеты өчен дә мөһим, дип билгеләп үтте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары һәм иҗади интеллигенция вәкилләре белән еллык очрашуы быел ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында узды.

Чара Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot