news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков КФУның яңа ректоры Ленар Сафинны тәкъдим итте

Яңа ректор Россиянең борынгы университетларының берсе белән идарә итү үзе өчен зур җаваплылык һәм дәрәҗә булуын булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков КФУның яңа ректоры Ленар Сафинны тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков КФУ Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында вузның яңа ректоры Ленар Сафинны тәкъдим итте.

«Ил Хөкүмәтенә КФУ ректоры вазифасына кандидат сайлавы буенча республика фикеренә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ленар Сафин – безнең университетны тәмамлаган белгеч. Ул үз юлын юридик факультетның гади укытучысы вазифасында башлаган, соңгы елларда республиканы Федерация Советында тәкъдим итте. Ул һәрвакыт университет өчен мөһим инициатива һәм проектларны эшләүдә актив катнашты», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Казан федераль университетының Россиядә югары белем һәм фән үсеше флагманнарының берсе булуын билгеләп узды. КФУ эре фәнни-белем бирү үзәкләре исәбендә. Вузда 50 меңгә якын студент белем ала, аларның 11 меңгә якыны – чит ил кешеләре.

Валерий Фальков зур университетның ректоры үзендә бик күп күнекмәләр һәм талантларны берләштергән кеше булырга тиешлеген искәртте. Ул үзен студентлар аудиториясендә иркен хис итәргә, яшьләр белән бер телдә сөйләшергә, мөгаллимнәр составы мәнфәгатьләрен аңларга һәм якларга, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән элемтә урнаштырырга тиеш, ди федераль министр.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Һәр зур югары уку йорты, ректор сайлаганда, аның үзләренең чыгарылыш белгече булуын тели. Ленар Сафин Казан университетына яхшы таныш – ул уку йортын 1993 елда тәмамлаган, аннары укыткан да, университет традицияләрен аңлый һәм белә. Аңа вазгыятьне тиз генә аңлап, эшкә оператив керешеп китү кебек сыйфатлар хас», - диде Фальков. Ленар Сафин – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә эшләгән кеше, мәгариф индустриясе белән озак эшләгән, дип өстәде.

КФУ Гыйльми советы каршында Ленар Сафин үзе дә чыгыш ясады. Россиянең борынгы университетларының берсе белән идарә итү үзе өчен зур җаваплылык һәм дәрәҗә булуын булуын билгеләп үтте.

«Классик университет белеме базасында ихтыяҗ зур булган белгечләрне әзерләүгә сайланган курсны дәвам итәргә исәплим. Минемчә, мөгаллимнәргә үзләрен уку, фән, тикшеренүләргә багышларга мөмкинлек бирергә кирәк. Вуз коллективы өчен бөтен җаваплылыкны аңлыйм. Гадел һәм намуслы эшләргә вәгъдә бирәм», - диде яңа ректор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100