Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләкләде
Бүген ЭНЕРГОПРОМ-2025 форумында Татарстан ветераннарына РФ Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга бүләкләрне Россия энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Тантана башланыр алдыннан Цивилев һәм Миңнеханов, ветераннар янына килеп, һәркайсы белән исәнләшеп чыкты.
«Без ветераннарыбызны хөрмәтлибез һәм мондый тантаналар бөтен Россиядә, чит илләрдә дә уза. Без сезнең белән горурланабыз», - дип белдерде Цивилев, бүләкләнүчеләрне сәламләп.
Ул искәртеп үткәнчә, бөтен дөньяда электр энергиясенә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Россия алдында энергетика комплексын үзгәртеп кору бурычы тора.
«Без сезгә тигезләнәбез. Сезнең тәҗрибәгез куелган максатларга ничек дөрес ирешергә икәнен аңларга ярдәм итә», - дип өстәде министр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге уңышларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәркайсының өлеше бар.
«Һәм сез безнең өчен уңай үрнәк булып торасыз», - диде ул.
Казан вертолет заводы ветераны, Ленинград камалышын кичергән Фәүзия Мөхәммәтшина әлеге бүләкнең үзе өчен генә түгел, бөтен гаиләсе өчен дә бик кадерле булуын әйтте.
«Безнең өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү бөек вакыйга булды. Бу тыныч яшәү, ашау һәм урамда курыкмыйча йөгерү мөмкинлеге», - диде ветеран.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз