news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Косов Казанда «Росагролизинг» филиалын ачты

Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Косов Казанда «Росагролизинг» филиалын ачты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов Казанда компаниянең филиалын ачты. Бу Идел буе федераль округындагы мондый беренче объект, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.

Оешманың эше коммерцияле лизингны үстерүгә юнәлтеләчәк. Моннан тыш, техник модернизациягә ярдәм итү өчен филиалның эшчәнлеге ташламалы программалар белән дә бәйле булачак.

Тантанадан соң Идел буе федераль округы төбәгеннән тармак ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә узды. Чара ашлык җыю комбайннары һәм уру машиналары китерү турында беренче килешүне имзалау белән тәмамланды.

Казандагы филиал Татарстан компанияләренә генә түгел, Марий Эл, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән клиентларга да хезмәт күрсәтәчәк, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot