news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Развозжаев хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Развозжаев хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Севастополь шәһәре губернаторы Михаил Развозжаев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегрәк Казанда KazanForum кысаларындагы сөйләшүләрдә Петербург халыкара икътисади форумында яклар арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалау хакында уртак фикергә килгәннәр иде.

«Безнең төбәкләрне партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Севастополь шәһәре белән безнең кайбер зур компанияләр хезмәттәшлек итә. Энергетика, машина төзелеше, газ техникасы, IT һәм башка өлкәләрдә товар сатуны арттыру өчен зур потенциал бар», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Май аенда, KazanForum-2025 мәйданчыгында, без Рөстәм Нургалиевич белән 10 ел элек төбәкләр арасында имзаланган килешүне яңарту турында килештек. Бүген без эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган 3 елга конкрет чаралар планын үз эченә алган килешүне имзаладык. Уңышлы тәҗрибәләр белән алмашачакбыз, алар Севастопольдә яшәүчеләр өчен дә, шулай ук Татарстан Республикасы халкы өчен дә гамәли файда китерәчәк», – дип билгеләп үтте Михаил Развожаев.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән федераль әһәмияткә ия Севастополь шәһәре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм 2025-2027 елларга аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot