news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Искәртеп узабыз, хәйрия акциясе ел саен үткәрелә, аның ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләре чынга аша.

«Ел саен балалардан бик күп хатлар килә, аларның хыялларын чынга ашырырга тырышабыз! Акциягә сез дә кушылыгыз, Яңа елга кадәр вакыт бар әле», - дип язган республика Президенты.

Моннан тыш, акциядә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. «ТР муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең XVII съезды башланыр алдыннан ул Яңа ел чыршысыннан 9 яшьлек Зифа Вәлиева (ул Казанда Президент чыршысында катнашырга хыяллана) һәм 13 яшьлек Азалия Мортазинаның (ул кинолог ролендә чыгыш ясарга тели) открыткасын алды.

Дәүләт Киңәшчесе акцияне оештыручылар һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, кызларның хыялы тиздән чынга ашачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot