news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаеш төбәгенең яңартылган музеен карады

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаеш төбәгенең яңартылган музеен карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музеен карады. Яңартылган музейда кунакларны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм музей директоры Фәридә Мортазина озата йөрде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музейга 1968 елда нигез салына. Алга таба аның берничә мәртәбә урыны үзгәрә. 2017 елда Лаешның тарихи үзәген караган вакытта Рөстәм Миңнеханов музейга 1 мең квадрат метр мәйданлы элекке прогимназия (1864 елгы) бинасын тапшырырга куша.

2022 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында музейда зур реконструкция башлана. Эшләр бер елдан соң, бөек рус шагыйре һәм танылган дәүләт эшлеклесе, Лаеш районында туган Гавриил Державинның 280 еллыгына төгәлләнә. Ремонт эшләреннән тыш, музейның экспозициясен яңартканнар, фонд җиһазлары, мультимедиа аппаратуралары сатып алынган, проекторлар, экраннар һәм кирәкле мебель белән җиһазландырылган.

Бүген музейда 10 меңнән күбрәк әйбер саклана. Экспозиция 7 залда тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot