news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Кара урман» фильмын карады

Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында нацистлар җәзалап үтергән бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре язмышына багышланган «Кара урман» фильмы күрсәтелде. Ябык чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Фильмның режиссеры – Радик Кудояров. Фильм «психологик гыйбрәтле хикәя» жанрында төшерелгән, чын вакыйгаларга нигезләнгән. Фильм җәзалап үтерү күренешләре белән башлана һәм тәмамлана: прологта Нюрнберг процессында хөкем ителгән 11 нацист җинаятьчесен, ә эпилогта Плетцензее төрмәсендә 11 антифашистны җәзалыйлар.

Муса Җәлил ролен Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot