news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Милорад Додик хезмәттәшлек турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов һәм  Милорад Додик хезмәттәшлек турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашу уздырды. Додик бүген төнлә Белград - Казан туры рейсы белән килде. Ул ТР башкаласында БРИКС саммитының берничә чарасында катнашырга планлаштыра.

Республика Рәисе искәрткәнчә, Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән Татарстан һәм Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина) арасында хезмәттәшлек турында беркетмә имзаланды.

«Беркетмәне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы әзерләнде. Безнең товар әйләнеше күрсәткечләре түбән булып кала бирә. Безгә Сербская Республикасы белән номенклатураны һәм сәүдә күләмнәрен киңәйтү кызыклы», - дип белдерде Миңнеханов. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова китерә.

Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты, үз чиратында, Миңнехановка БРИКС саммиты көннәрендә Казанга килергә чакырган өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу азагында Чаралар планы имзаланды. Ул сәүдә һәм инвестицияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, муниципаль үсеш кебек хезмәттәшлек юнәлешләрен үз эченә ала.

Эшне Татарстан Республикасы ягыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы координацияләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100