Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия Короле Казан Кремлендә йөргәндә туристлар очраткан
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Короле Ибраһим Искәндәр белән Казан Кремлендә йөргән. Анда алар Татарстан башкаласының истәлекле урыннарын карап йөргән туристларны очраткан. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында язды.
«Малайзия Короле Россиядә рәсми сәфәрдә. Ул безнең президент Владимир Путин белән очрашты һәм бүген ул безнең республикада. Кунакларыбыз, сезне Татарстанда сәламлибез! Сезне күрүгә ихлас шатбыз», – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Ул туристлардан Казан ошыймы дип сорады, аңа барысы бергә: «Барысы да шәп!» – дип җавап кайтарды. Алар Ибраһим Искәндәрне алкышлап сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз