news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чувашстанда тыл хезмәтчәннәренә мемориал ачты

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Чувашстанда тыл хезмәтчәннәренә мемориал ачты
tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чувашиядә «Тынгысыз чик төзүчеләренә» мемориалын ачуда катнашты. Бу - Россиядә тыл хезмәтчәннәренә һәм оборона чикләрен төзүчеләргә беренче мемориал, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Тантанада шулай ук РФ Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев һәм башкалар катнашты.

Комаров чарада катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. Үзенең мөрәҗәгатендә ул тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән зур өлешен искәртте һәм Россия Федерациясендә аларга карата хөрмәт йөзеннән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук тыл хезмәтчәннәре батырлыгының мөһимлеген билгеләп үтте. «Казан каймасын һәм Сурск оборона чиген төзү – безнең республикалар халыкларының хезмәт батырлыгы үрнәге. Бу татар һәм чуваш гаиләләре тарихын берләштерә торган хәрби елъязмада аерым вакыйга», - диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100