news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне»н ачты

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне»н ачты
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Бөтенроссия кыр көне»н һәм җир сөрү буенча X Россия чемпионатын тантаналы рәвештә ачты. Чаралар «Казан экспо»да уза.

«Мондый зур чараларның безнең республикада узуы куанычлы. Безнең авыл хезмәтчәннәре Татарстанның потенциалын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, яңа эшлекле партнерлар таба алачак. Безгә бу мөмкинлекләр бик кадерле», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов һәр катнашучы үзенең җитештерү өлкәсен үстерү өчен кызыклы тема таба алачак, дип ышана.

Дмитрий Патрушев әйткәнчә, быел беренче мәртәбә «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсен һәм Җир сөрү буенча X Россия чемпионатын зур бер чарага берләштергәннәр. «Мондый чара уздыруда ярдәм иткән кунакчыл Татарстанга зур рәхмәт белдерәм», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Авыл хуҗалыгы министры «Бөтенроссия кыр көне»н Россиянең авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы һәм башка катнаш өлкәләрдәге алдынгы казанышларының «витринасы» дип атады.

«Күргәзмәдә үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, фән, технология, банк секторы һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше тармаклары вәкилләре катнаша. Һөнәри диалогны үстерүгә һәрвакыттагыча эшлекле программа юнәлдерелгән», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Министр сүзләренчә, Җир сөрү буенча чемпионат – тармакның көн кадагында торган тагын бер мөһим вакыйгасы – ул ел саен үзенең чикләрен киңәйтә. Быел, юбилей елында Россиянең 37 субъектыннан, шулай ук Белоруссиядән һәм башка дустанә илләрдән механизаторлар командалары катнаша.

Ачылыш тантанасына хәтле Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев селекция, агрохимия, үсемлекләрне саклау, югары технологияле техника өлкәсе буенча тәкъдим ителгән эшләрне карады. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100