news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев «Чистай» холдингы эшчәнлеге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев «Чистай» холдингы эшчәнлеге белән танышты
https://tatarstan.ru/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Чистай районында булды һәм «Чистай» холдинг компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Холдингта 2 меңнән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китә. «Чистай» республиканың тармак уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев заманча авыл хуҗалыгы техникасы паркын карады. Ул навигация җайланмалары һәм ягулык куллануны контрольдә тоту датчиклары белән җиһазландырылган, бу бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Кунакларны ТР вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «Чистай» компаниясе генераль директоры Наил Залаков озатып йөрде.

Компания - Татарстанның иң зур авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе. Бүген аның 125 мең гектардан артык җире һәм 7 мең баш мөгезле эре терлеге бар, аларның яртысы савым сыерлары. Холдинг составына республиканың төрле районнарында урнашкан 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 3 элеватор керә.

«Чистай» бөртекле, майлы һәм яшелчә культуралары, ит һәм сөт җитештерә. Быел 167 мең тонна көзге бодай, 37 мең тонна язгы бодай, 94 мең тонна кукуруз, 68 мең тонна рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары җыю планлаштырыла. Ел йомгаклары буенча фаразланган сөт күләме - 25 мең тонна, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100