news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Discover Events идарәсе рәисе хезмәттәшлек үсеше турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events идарәсе рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстанда уртак халыкара күргәзмәләр оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Discover Events белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә ачык.

Discover Events идарәсе рәисе Юныс Казанга эш сәфәре белән килде. Оешма Төркия компанияләренең чит илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыру белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100