Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм армия генералы Виктор Золотов Росгвардиянең яңа бинасын ачты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Росгвардия директоры Виктор Золотов Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәровка административ бинаның символик ачкычын тапшырды.

Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
Биш катлы комплекста Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эше һәм ведомстводан тыш сак бүлекчәләренә халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Үз чиратында, комплексның цоколь биеклегендәге катында Росгвардия хезмәткәрләре өчен спорт залы һәм тир җиһазландырылган.
«Татарстан Хөкүмәте белән конструктив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә республикада хокук тәртибе гаскәрләре инфраструктурасы уңышлы үсеш кичерә. Ведомствоның территориаль идарәсен матди-техник тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына зур рәхмәт», - дип искәртте Росгвардия директоры.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Росгвардия директоры Виктор Золотов кизү частен, уку сыйныфын, ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең корал саклау бүлмәсен, лицензия-рөхсәт эше буенча халыкка хезмәт күрсәтү өчен гражданнарны кабул итү залын һәм инструктаж нарядлар үткәрү бүлмәләрен, шәхси составның эш кабинетларын карады.
Алар шулай ук җиһазландырылган спорт залы, тир һәм административ комплексның башка объектлары белән танышты.
Моннан тыш, РФ милли гвардия гаскәрләренең башкомандующие һәм Татарстан Рәисе махсус операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән хәрбиләр һәм ведомство хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз