news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Татарстанны газлаштыру үсеше программасын имзалады

Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы 2022» халыкара форумында 2025 ел ахырына кадәр Татарстанны газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын тормышка ашыру турында килешү имзаланды.

 

Фото: © president.tatarstan.ru

Мондый документ беренче тапкыр әзерләнде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» гавәми акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе Алексей Миллер имзалады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Программа нигезендә газ концерны Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында тугыз авылны, шулай ук Казаннан көнбатышка таба урнашкан «Зур Яшел Үзән» перспектив проектының территориясен газлаштыруны тәэмин итәчәк. 7,4 мең йорт һәм 13 котельный газ челтәренә тоташа алачак. «Газпром» 11 бистәара газүткәргеч төзиячәк.

Моннан тыш, Казанда һәм сигез районда — Әгерҗе, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә һәм Саба районнарында яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудырылачак.

Моннан тыш, Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанда табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү турындагы килешү имзалады. Ул автомобиль, су һәм тимер юл транспортында газ-мотор ягулыгын куллануны арттыруга юнәлдерелгән.

Шуңа бәйле рәвештә «Газпром» яңа газ заправкалары төзү проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен караячак. Татарстан Республикасы Хөкүмәте төбәк транспортын табигый газга күчерү максатында эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100