Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер алга таба хезмәттәшлек турында килешү имзалады
XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» җитәкчесе Алексей Миллер төбәкне газ белән тәэмин итүне үстерү һәм газлаштыру буенча киләчәктә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалады. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания республиканың 14 районында газ бирү күләмен арттырырга планлаштыра, шуның өчен газүткәргечләрне һәм газ бүлү станцияләрен реконструкцияли, боҗрасыман газүткәргечләр төзелешен төгәлли, шулай ук яңа торак пунктларны газга тоташтыра.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы төбәкнең югары технологияле продукциясен «Газпром» мәнфәгатьләрендә куллануны киңәйтү өчен 2025-2028 елларга юл картасы әзерләгән. Татарстан шулай ук «Газпром» үз объектларында сертификацияли һәм куллана алачак предприятиеләрнең тәкъдимнәренең яңартылган исемлеген әзерләячәк.
Шулай ук, 2030 елга кадәр фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү төзелгән, ул тикшеренүләр, белем бирү һәм яңа технологияләр кертү өлкәсендә уртак проектларны күздә тота. Татарстан һәм «Газпром» фәнни-белем бирү инициативаларын үстерергә һәм төбәкнең һәм компаниянең технологик үсешенә булыша торган программаларны тормышка ашырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз