news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен кайгырту – мөһим бурыч

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен кайгырту мөһим бурыч булуын ассызыклады. Бу хакта ул 2025 елга Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Хәрбиләребез алгы сызыкта Ватанны саклаган вакытта, төп бурыч – аларның якыннары өчен тыныч булуын тәэмин итү. Тагын да мөһимрәк бурыч – һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту. Барлык ярдәм чаралары һәм ташламалар күрсәтелергә тиеш. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел, формаль караш булмасын», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика халкы фронтка ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. «Бу эшкә муниципаль берәмлек башлыкларының актив катнашында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, сәнәгать преприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый берләшмәләр, волонтерлык оешмалары җәлеп ителгән», – дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов гуманитар йөк җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнгән татарстанлыларга аерым рәхмәт сүзләрен әйтте. «Кешеләр моны ихлас, чын йөрәктән эшли», – дип Татарстан Рәисе бу эштә аеруча актив кешеләрне санап узды.

«Җиңү безнеке булачак, геройлар өйгә кайтачагына ышанабыз. Без аларның тыныч тормышка кайтуы өчен бөтен шартларны тудырырга тиешбез», – диде Татарстан Рәисе. Ул тиешле закон инициативалары белән чыгып, бу эшкә депутатлар корпусына актив кушылырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100