Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Haier Group башлыгы Чжоу Юньцзе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Haier Group Директорлар советы рәисе һәм генераль директоры Чжоу Юньцзе белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Haier – Кытай Халык Республикасының дәүләт трансмилли корпорациясе. 2025 елда Haier төркеменең дөньякүләм масштабтагы кереме якынча 59,8 млрд доллар тәшкил иткән.
Тикшеренүләр нигезендә, Haier көнкүреш техникасын сату буенча дөньяда беренче урында тора. Дөньяда Haier маркалы суыткычлар сату өлеше 10,4 процент, ә кер юу машиналары өлеше 8,4 процент тәшкил иткән.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Без «Хайер» корпорациясе белән конструктив мөнәсәбәтләр кора алуыбызга шат. Сезнең компания инвестор гына түгел, ә Татарстанның сәнәгать гаиләсенең бер өлеше», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, төркем җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Чжоу Юньцзе Рөстәм Миңнехановка Шаньдунга килүе һәм өчен рәхмәт әйтте һәм хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз