Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны самолетка кадәр озатты
Төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга сәфәрен төгәлләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итә.
Югары дәрәҗәле кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе озатты. Саубуллашканда, алар каты итеп кул кысыштылар һәм кочаклаштылар.
«Форум кунаклары тарала», – диде Галимова.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килгән иде. Ул ислам илләренә Ефәк юлның заманча аналогы булган энергетика, транспорт һәм технологик пояс булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый система Евразия өчен стратегик күпер булачак һәм төбәкнең икътисади үсешен көчәйтергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз