Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Акдусның ничек үскәнен күрсәтте
Төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка ул кайчандыр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән һәм хәзер инде үсеп җиткән Акдус алабаен күрсәттеләр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, аннары моны Рөстәм Миңнеханов та раслады.
Шул ук вакытта Төркмәнстанның элеккеге Президентына Россия чемпионы булырга өлгергән этнең уңышлары турында сөйләделәр. «Россия чемпионы! Ул утыра, көтә, ята – барысын да эшли ала. Бик яхшы саклый, искиткеч сакчы. Хезмәт эте белергә тиешле барлык әйберләрне да белә», – диде Татарстан Рәисе.
«Аркадаг (Гурбангулы Бердымөхәммәдовның иң киң таралган титулы – иск. Т-и) республикага тагын ике пар алабай җибәрергә карар кылды!» - дип өстәде Лилия Галимова МАКС мессенджерындагы каналында.
«Аркадаг тагын ике пар Алабай җибәрергә вәгъдә итте. Хәзер инде Акдусның дуслары булачак», – дип язды соңрак ТР Рәисе үзенең каналында.
Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка 2021 елда Төркмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Татарстан Рәисе йорт хайваны фотолары белән даими рәвештә уртаклаша.
Видео: Лилия Галимова МАКС мессенджерындагы каналыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз