news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Голос.Дети» проектында Сәид Галиуллинга теләктәшлек белдерергә чакырды

Рөстәм Миңнеханов «Голос.Дети» проектында Сәид Галиуллинга теләктәшлек белдерергә чакырды
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Голос. Дети» телепроектында Татарстаннан катнашкан Сәид Галиуллинга теләктәшлек белдерергә чакырды.

«Җәмәгать! «Беренче канал»ны кабызыгыз! «Голос. Дети» конкурсында катнашучылар арасында Татарстаннан Саид Галиуллин да бар. Әйдәгез якташыбызга финалга чыгарга ярдәм итик! Өч дәгъва кылучының чыгышы вакытында экранда күрсәтелгән номерга СМС җибәрергә кирәк, безнеке - беренче номер!» - дип язган ул Телеграм-каналында.

Татарстан Рәисе Сәид Галиуллинга уңышлар теләгән.

«Саид, алга! Без - татарларның никадәр талантлы булуыбызны бөтен Россиягә күрсәт!» - дигән Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot