Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Гольф – безне актив рәвештә алга этәрә торган спорт төре
Татарстан Президенты «Зөя калкулыклары»нда гольф буенча XII хәйрия турнирда катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Зөя калкулыклары» гольф-клубы территориясендә оештырылган ТР Президенты Кубогына гольф буенча XII хәйрия турнирында катнашты. Ул төбәктә бу спорт төренең актив алга китүе турында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Сезгә яхшы уен һәм югары нәтиҗәләр телим», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты ярышларда катнашучыларга. «Гольф – безне актив рәвештә алга этәрә торган спорт төре. Без яңа гольф академиясен ачабыз, икенче махсуслаштырылган гольф кыры төзедек. Киләсе елда әлеге ярыш яңа мәйданчыкта да узачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ярышлар 20-21 августта Казаннан ерак түгел мәйданчыкта узды. Беренче көнне индивидуаль турнир булды, икенче көнне скрембл форматында команда этабы (дүртәр кеше) оештырылды. Шул ук вакытта һәр көн нәтиҗәләре буенча өч призлы урын уйнатылды һәм махсус номинацияләрдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- Хәйрия турниры «Гаилә бергә» Казанның түләүсез гаилә кунакханәсе ярдәме белән үткәрелә. 2021 елда иганәчеләр ярдәмендә 3,2 млн сумнан артык акча җыелган. Барлык акчалар «Рональд Макдональд йорты»на ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзер ул «Гаилә бергә» хәйрия фонды дип атала. Фондта Балалар республика клиник хастаханәсендә даими рәвештә дәвалана торган балаларның ата-аналары өчен бушлай гаилә кунакханәсе бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз