news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты Әхмәд бен Мөхәммәд Әл-Җәрвани белән очрашты. Ул Татарстан мисалында төрле диннәр вәкилләренең күп конфессиядә ничек яшәүләре турында сөйләде.

«Сез мөһим глобаль максатларга – тынычлыкка һәм толерантлыкка ирешү өчен эш итә торган абруйлы халыкара оешманы җитәклисез», – диде Рөстәм Миңнеханов, совет башлыгын сәламләп.

Россиядә федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу зур колач белән билгеләп үтелде, дип сөйләде ТР Президенты. Ул Президент Владимир Путин тырышлыгы белән күп конфессияле Россиядә барлык дин вәкилләренә тирән хөрмәт белән карыйлар, дип искәртте.

«Татарстан – моның ачык мисалы. Республикада күп гасырлар дәвамында мөселманнар һәм христианнар тынычлыкта һәм татулыкта яши», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot